Әгерҗе актив темпта юл эшләре алып барыла

2024 елның 19 июле, җомга

Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин хәбәр итә


Әгерҗедә юл эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта ЩПС катламы салынды, алга таба асфальт-бетон салу эшләре башкарылачак. Шәһәр территориясендә юл эшләрен «Брус» ҖЧҖ үткәрә, дип хәбәр итә “Әгерҗе шәһәре” башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин.

2024 елга юл эшләре программасына түбәндәге урамнар кертелгән: Көнчыгыш урамнар - 298 метр, Совет урамы - 197 метр, Вахитов - 100 метр, Х.Такташ - 358 метр.

Юл хәрәкәте иминлеге программасы буенча Пушкин урамында тротуар төзү эшләре башкарылган, балалар иҗат йорты һәм 1 нче гимназия янында парковкалар төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International