Әгерҗе яшьләре социаль челтәрләргә ничек карый?

2024 елның 19 июле, җомга

Павел Маганов һәм Ясмин Шакирова үз фикерләре белән уртаклаштылар


Социаль челтәрләр һәм мессенджерлар безнең тормышка нык керде. Бүген аларның функционалы хәбәрләр алмашу белән генә чикләнми һәм укуга, эшләүгә һәм ял итүгә күп мөмкинлекләр бирә. Күпләр көн саен диярлек социаль челтәрләр һәм мессенджерлардан файдалана. Ә безнең район халкы ешрак нинди социаль челтәрләр куллана һәм аннан файдалы әйбер алалар?

Павел МАГАНОВ, 9 нчы сыйныфны тәмамлаган, Әгерҗе:

- Минем өчен социаль челтәрләр - дуслар белән аралашу, кирәкле мәгълүмат эзләү һәм гамәлләргә мотивация. Бүгенге көндә социаль челтәрләр теләсә нинди кирәкле мәгълүматны тиз табу мөмкинлеге бирә, шулай ук кешеләргә бер-берсе белән ерак араларда аралашырга мөмкинлек бирә. Бу бигрәк тә яшьләр өчен, мәсәлән, имтиханнарга әзерләнгәндә файдалы. Мин социаль челтәрләрне ОГЭ га әзерлек өчен кулландым, миңа кирәкле материал эзләү, кызыксындырган сораулар бирү һәм укытучылардан ярдәм алу өчен.


Ясмин ШАКИРОВА, КФУ студенты:


- Мин үз тормышымны интернет һәм социаль челтәрләрдән башка күз алдына китерә алмаган буынга карыйм. Бөтен тормыш диярлек смартфонда: контактлы номерлардан башлап шәхси тормыштагы фотосурәтләр һәм видеоларга кадәр.

Күптән түгел генә без сыйныфташлар белән мәктәпне тәмамлап, илебезнең төрле почмакларына таралыштык, һәм нәкъ менә интернет безгә бер-беребез белән элемтәдә торырга ярдәм итә. Без социаль челтәрләрдә язышабыз, видеошалтыратулар уздырабыз һәм тәэсирләр белән ерак араларда да уртаклашабыз.

Минем өчен интернет студенты буларак - төп ярдәмчеләрнең берсе. Хәзерге яшьләр китапханәләргә китаплар һәм фәнни мәкаләләр артыннан сирәк йөри, хәзер бөтен мәгълүматны дөньяның интернет пәрәвезендә табарга мөмкин. Бу куллануда күпкә тизрәк һәм гадирәк: сорау кертү дә җитә, һәм сиңа төрле мәгълүмат белән бик күп сайтлар чыгачак. Ә тагын интернет ярдәмендә докладлар һәм чыгышларны тулыландырачак матур презентацияләр булдырырга мөмкин. Интернет - ул студентлар тормышын җиңеләйтә торган таяк-табыш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International