Бакчада нинди генә чәчәкләр юк!
Район хастаханәсе шәфкать туташы Рәшидә БОРИСОВА эштән бушаган вакытларын чәчәклеккә багышлый. Аларның участогында клематис, әтәч, гортензия, пион, канәфер, роза һәм башка чәчәкләр күзгә ташлана.
Бакчада нинди генә чәчәкләр юк! Шулай да иң мөһиме роза чәчәген алып тора - чәчәкләр арасында танылган королева.
- Барыннан да бигрәк нәкъ менә розаларны яратам. Ротаның күп төрле сортлары бар, бик оригиналь атамалары бар: Аспирин, Вильям Шекспир, Александр Пушкин, Тантау, Горджес, роза үрентесе Розариум Ютерзен, инглиз розасы һәм башкалар, - дип сөйли Рәшидә ханым.
Борисовлар бакчасында розалардан тыш, башка бик күп төрле чәчәкләр үсә, зиннәтле һәм затлы. Күпьеллыклар арасында тюльпаннар, крокуслар, лаләләр, ирислар, гладиолуслар, пионнар, гортензияләр, клематислар, канәферләр, астралар үсә... Барлыгы 50 гә якын төр чәчәк исәпләнә.
31 ел шәфкать туташы булып эшләүче Рәшидә Борисовага якыннары ярдәменнән башка мондый матурлык иҗат итә алыр идеме? Юк, әлбәттә!
- Мин һәрвакыт ирем, балаларымның ярдәмен тоям. Оныкларым Элинаны һәм Айлинны өйрәтәм, алар кулына бәләкәй лейкалар, гөлләр комы тоттырам. Илдар сварочка эшләрен үзе башкара. Чәчәкләр иркен үссен, кояшка тартылсын өчен ул җайланмалар ясады, - ди Рәшидә ханым, куанычын яшермичә.
Әгәр дә хуҗа хатын чәчәк үстерү белән мавыга икән, гаилә башлыгы виноград үстерү белән шөгыльләнә. Ишегалдында пөхтә виноград лозалары сафларын күргәндә, сокланудан сүзсез каласың.
- Илдарның Алешенькин, Киш-миш, Ливия, Шасла Гайлюнас, Кадрянка, Русмол сортлары үсә, - дип ачыклык кертә Рәшит Борисов.
Рәфисә ӘХМӘТҖӘНОВА