Агымдагы елның мартыннан ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкара
«Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советының XXXVIII утырышында шәһәр башкарма комитетының яңа җитәкчесе сайланды.
Башта бу вазыйфага дәгъвачылар чыгышларын тыңларга тәкъдим ителде.
- Бүгенге көндә шәһәрдә төп проблемаларның берсе - су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү системаларын модернизацияләү. Шулай ук җирле әһәмияттәге юллар төзү һәм ремонтлау актуаль мәсьәләләр арасында кала. Урамнарны яктырту системасын модернизацияләү эшен дәвам итү мөһим, - дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә кандидат Илнар Гыйззәтуллин.
- Узган ике елда гына да зур эш башкарылды: яңа парклар һәм скверлар төзелде, күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелде. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Шәһәрнең аскы өлешенә аерым игътибар бирергә кирәк...
Аннары шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - әлеге вазыйфаны биләүгә икенче кандидат Лилия Шәрипованың чыгышы тыңланды.
Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илнар Багдануровичны сайладылар.
Белешмә: Илнар Гыйззәтуллин 1986 елда Терси авылында туган. Сарсак-Омга лицеен тәмамлаганнан соң Чайков дәүләт физик культура һәм спорт институтына укырга керә. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң 2009 елдан 2015 елга кадәр «Ак Барс Әгерҗе» агрофирмасында төрле урыннарда хезмәт куйды. 2015-2018 елларда - "Терсинск коммуналь челтәрләре" предприятиесе директоры. 2013-2018 елларда читтән торып уку формасы буенча «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча икенче югары белем алды. 2018-2020 елларда "Нәүрүз" җәмгыятенең директор урынбасары һәм директоры булып эшләде. 2020 елда Тирсә авыл җирлеге башлыгы итеп сайланды. Агымдагы елның мартыннан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкара.