РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды. Киңәшмә көн тәртибенең төп мәсьәләсе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ катнашында социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру булды.
«Бүгенгә республикада газ 25,2 мең участок чигенә җиткерелде, Татарстан гаиләләренә 19,3 мең тоташтыру башкарылды. Татарстан социаль газлаштыру программасын гамәлгә ашыру буенча лидер-төбәкләр унлыгына керә. Хәзер уртак тырышлыкны Президент йөкләмәләрен үтәүгә һәм бакчачылык ширкәтләрендә газлаштыру программасын гамәлгә ашыруга юнәлтергә кирәк», - дип шәрехләде депутат.
Агымдагы елда Федераль Собраниегә Юлламаны игълан итү барышында Россия Президенты бакчачылык ширкәтләренә социаль газлаштыру программасын киңәйтү турында игълан итте. Хәзерге вакытта төбәкләрдә гражданнарга мәгълүмат җиткерү, аларны газлаштыру турында карар кабул итү өчен СНТ җыелышларын оештыру буенча эш алып барыла, һәм 1 августка участокларны тоташтыру графиклары расланырга тиеш.