Кылычлар ябыша - димәк, тиздән урак өсте
Кырларда эшнең иң киеренке чоры башлана. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү белән бергә урып-җыюга керешәчәкләр. Туфрак эшкәртү дә тулы куәткә башкарылачак. Авыл хуҗалыгы тармагында берьюлы берничә җаваплы һәм мөһим эш башкарасы бар.
«Наҗар» хуҗалыгында кырларда өч комбайн эшләячәк, Сарсак-Омгада - ике. Наҗарда бер комбайн бөтенләй яңа, икенчесе өченче сезон эшләячәк.
Алар белән Айрат Кәримов һәм Рөстәм Гыймазов идарә итәчәк. Ә Рөстәм улыбыз - җәйге ялда гадәттә урып-җыю кампаниясендә катнаша торган педагог Эльвира Гимазовка, 24 яшь тулган комбайнны ышанып тапшырганнар.
- Мин бу "карт"та инде бишенче сезон эшлим. Әлбәттә, аны ремонтлауга күбрәк көч тотарга туры килә. Норуковтво һәрьяклап ярдәм итә. Шуңа күрә авырлыклар әллә ни сизелми, - ди Эльвир.
«Сарсак-Омга» хуҗалыгында комбайннар шулай ук яңа, нибары бер-ике ел эшли. Биредә техника беренче эш итеп горчица суктыруга чыгачак.
«Нәүрүз» җәмгыятенең хезмәт энтузиазмы һәм комбайнчылары тулы. Вячеслав Пастухов, Илдус Гыйльмегаянов кебек тәҗрибәле комбайнчылар белән беррәттән
комбайннар штурвалы артына бик күп яшьләр дә утырачак. Әйтик, күптән түгел генә армиядән кайткан Ислам Хуҗин. Абыйсы Илсаф быел Казанда уку йортын тәмамлаган. Алар бергә эшләячәк.
Тәҗрибәле комбайнчы Вячеслав Каиров шулай ук Камил һәм Наилнең улларын җиңел булмаган комбайнчы хезмәтенә дә җәлеп итәчәк.
- Яшьләрнең алмашына килүе сөендерә, - ди Вячеслав Пастухов, күп кенә балаларның яхшы остазы. Алар барысын да бик тиз эләктереп алалар. Профессиональ серләрне үзләштерергә, эшләргә бик зур теләк бар. Ул үзе өченче сезон Исәнбайдан Илвир Сизов белән эшләячәк. Балачактан ук техника белән «син өчен» булган Ильвир комбайн ремонтында да тырышып эшли.
- Мондый тырыш егетләрдә эш тә булыр, - дип ышаналар стажлы комбайнчылар.