Юбилярларга район башлыгы Ленар Нургаяновтан истәлекле бүләк һәм рәхмәт хаты тапшырылды
Әгерҗе районының Девәтернә авыл җирлеге башлыгы юбилярларны тантаналы төстә гаилә тормышы белән котлады. Быел Дамир Сабирович һәм Рәмзия Фатих кызы Фәрраховлар гаилә тормышының 45 еллыгын рәсми никахта бәйрәм итәләр - зәңгәр якут туе.
Эрнест Энгельсович юбилярларга истәлекле бүләк һәм район башлыгы Ленар Нургаяновтан Рәхмәт хаты тапшырды.