Капиталь ремонт барышында спорт объекты танымаслык булып китте
Быел Тирсә спорт комплексы спорт объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертелгән, аны 24,5 млн сум финанслаган.
Капиталь ремонт барышында спорт объекты танымаслык булып китте. Караңгы стеналардан һәм искергән идәннән спорт залында эз дә калмаган. Хәзер монда шатлыклы тоннар. Аксыл идән лак белән капланган. Теннис, бильярд, хореография залы, чишенү бүлмәләре - барысы да яңа төстә, һәркайда заманча эшләнә.
Бүген биредә ремонт эшләре төгәлләнеп килә инде. Аларны “Мирстрой” предприятиесе төзүчеләре Али Ибраһимов җитәкчелегендә башкаралар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)