Әгерҗедә ял көннәрендә кая барырга: Чаралар программасы

2024 елның 27 июле, шимбә

Сезнең игътибарыгызга җомга, шимбә һәм якшәмбе чараларының төгәл исемлеге


Шәһәрдә «Гаилә ялы» проектын актив гамәлгә ашыру дәвам итә, ул Гаилә елына багышлана. Сезнең игътибарыгызга җомга, шимбә һәм якшәмбе чараларының төгәл исемлеге.

26 июльдә 19.00 сәгатьтә үзәк паркта Александр Гущин белән 70-80х бию кичәсе узачак.

27 июльдә 16.00 сәгатьтә “Яшьлек” паркында “Подкова -символ счастья” мастер-классы узачак, балалар өчен күңел ачу-уен программасы оештырылачак.

27 июльдә 16.00 сәгатьтә “Яшьлек” паркында Иж-Бубый авылы тарихы музее үзләре җитештергән продукция күргәзмәсен оештыра (татар халкы традицияләре буенча әзерләнгән хатын-кызлар аксессуарлары).

28 июльдә 10.00 сәгатьтә "Локомотив" стадионына фитнес-тренерлар Ольга Симонова һәм Татьяна Гавшина белән бергә чакыралар.


28 июльдә 11.50 сәгатьтә кинотеатрда "Дөнья тирәли зур сәяхәт" мультфильмын бушлай күрсәтү була.

0+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International