50 ел инде хөрмәтле юбилярлар кулга-кул тотышып яшиләр.
26 июльдә Әгерҗе районының Девәтернә авылыннан Әхмәтҗановлар Рәис һәм Мохтарамнар гаиләсе алтын туй ясадылар.
Инде 50 ел юбилярлар гомер буенча кулга-кул тотынышып киләләр - бу күркәм, нык һәм үзара тулысынча аңлашып яшәүнең үрнәге.
Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Эрнест Энгельсович юбилярларны тантаналы рәвештә котлады һәм район башлыгы Ленар Нургаяновтан истәлекле бүләк һәм рәхмәт хаты тапшырды.