Юлда куркынычсыз тәртип турында профилактик әңгәмә үткәрелде
2 нче мәктәпнең мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр белән балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ныгыту максаты белән профилактик әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмә барышында “БДД” ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Шиабутдинова Ләйсәния һәм ИКМО әйдәп баручы белгече Гимазова Регина чираттагы тапкыр балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатладылар, шәхси мобильлек чараларын, шул исәптән самокатларны һәм велосипедларны тиешенчә кулланмаганда балигъ булмаганнарга зыян килергә мөмкин булган ситуацияләрне карадылар, шулай ук караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементларны мәҗбүри куллану турында белделәр.