Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Галина Васильева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
24 июльдән 26 июльгә кадәр Лубян урман-техника көллияте базасында республиканың “Урман һәм инновацияләр” исемле мәктәп урманчылыкларының VII слеты узды. Әгерҗе районын “Яшел армия” Сарсак-Омга лицее командасы тәкъдим итте.
Иң көчлеләр исеме өчен слетта 31 команда көрәште. Шулай ук слетта зачеттан тыш Марий Эл һәм Чувашиядән мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнашты.
Беренчеләрдән булып, “Урман викторинасы” интерактив интеллектуаль уены булды, ул быел мәктәп укучылары өчен генә түгел, педагоглар өчен дә уздырылды. Аның кысаларында урманнардан, инновацияләрдән файдалану һәм аларны яңадан торгызу өлкәсендәге белемнәрне күрсәтү, музыкаль һәм логик биремнәрне, шулай ук Гаилә елына багышланган биремнәрне үтәү кирәк иде.
Слетта шулай ук Гаилә елына һәм Фәнни-технологик үсеш елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасы да оештырылган иде. Катнашучылар төрле җырлар, төрле халыклар биюләре һәм шигырьләр уку номерларын күрсәттеләр.
Слет ачылганнан соң “Яшь урманчылар” дигән төп бәйге узды. Укучылар абрис яздылар һәм “Ботаника һәм дендрология”, “Таксация”, “Урманнарны саклау һәм яклау”, “Урман торгызу һәм урман үрчетү”, “Геодезия”, “Почвоведение”, “Янгыннарны сүндерү”, “Урман хуҗалыгында машина һәм механизмнар” һәм “Беренче ярдәм күрсәтү” юнәлешләре буенча гамәли биремнәрне үтәделәр. Яшь урманчылар Татарстанда үсә торган агачлар һәм куаклар, чәчкеннәрне һәм үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника турында белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук алар командада эшләү, урманда ориентирование ясау, каршылыкларны җиңү, таксация һәм урман янгыннарын сүндерү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Безнең районның яшь урманчылары да әйбәт нәтиҗә күрсәтте. Төп конкурс йомгаклары буенча “Яшел армия” командасы 3 нче урынны алды. Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Галина Васильева рәхмәт белдерде.
Виолетта КРАСНОПЕРОВА,
Әгерҗе урманчылыгының урман мастеры