Чарада район башлыгы Ленар Нургаянов, аның урынбасары Илфат Ямалеев, кичкетан авыл советы башлыгы Илназ Җиһангәрәев һәм авыл халкы катнашты
Бүген Барҗы-Омгада ил азатлыгы өчен көрәшкән, һәлак булган, хәбәрсез югалган, туган ягына җиңү белән кайткан Бөек Ватан сугышы геройлары хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Чарада район башлыгы Ленар Нургаянов, аның урынбасары Илфат Ямалеев, кичкетан авыл советы башлыгы Илназ Җиһангәрәев һәм авыл халкы катнашты.
Тантананы авыл мулласы Зөлфәт Гатин Коръән аятьләре белән ачып җибәрде. Район башлыгы Ленар Фәрит улы авыл хезмәтчәннәренә зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәтер тактасын булдыру идеясе бу авылда үскән Венера Образцованыкы.
Тантаналы ачылыштан соң авыл җитәкчеләре һәм кешеләре истәлек тактасына чәчәкләр салдылар, һәлак булган авылдашларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Бу көнне Ленар Фәритович махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм итүче Рамил Хикмәтуллина җитәкчелегендәге хатын-кыз волонтерларга рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды.