Ижауга укырга һәм кире Әгерҗегә нәкъ менә поездда йөрергә уңайлырак, дип саный Раушан.
Бу атнада шәһәребез Тимер юлчылар көнен билгеләп үтә. Ничек кенә булмасын, Әгерҗедә барлык язмышлар корыч магистральләр белән бәйле. Кемдер үз гомерен тимер юл предприятиесендә эшләүгә багышлаган, кемнеңдер юллары бу өлкә белән өлешчә кисешә. Без укучыларыбыздан тимер юлның нинди роль уйнавы белән кызыксындык.
Раушан ЯСАВИЕВ, Әгерҗе:
Минем өчен, студент буларак, тимер юл транспорты - иң ышанычлы транспорт. Ижауга укырга һәм кире Әгерҗегә нәкъ менә поездда йөрергә җайлырак. Атна саен без ял көннәрендә дусларыбыз белән сөйләшеп, бер үк вакытта өйгә кайтабыз. Юлда дәреслектән кирәкле темаларны өйрәнеп, аралашып, безнең өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алышып өлгерәбез.
Хәзерге тимер юл транспорты бик уңайлы: утыргычлар йомшак, бәяләр кабул итәрлек, урыннар да җитәрлек.
Поездда ерак төбәкләргә сәяхәт итәргә һәм бик яратам. Әле дә хәтеремдә, балачакта без гаиләбез белән Абхазиягә барганыбыз. Поездда безнең юлдашларыбыз күңелле, киң күңелле кешеләр булып истә калдылар. Төрле шәһәрләрне, матур урыннарны узу кызык булды. Ялдан кайткач, мин рәхәтләнеп «Җәйне ничек үткәрдем» темасына инша яздым.