Кызулык катлаулы шартларда башланды
Быел районда урып-җыю эшләре катлаулы шартларда башланды. Соңгы вакытта еш яңгырлар бөртекле культураларны җыюга ныклап керешергә мөмкинлек бирми. Урак өсте районда иң эре “Нәүрүз” ширкәтендә, “Сарсак-Омга” хуҗалыгында һәм Тәбәрле авылыннан Фәнис Хаҗиев хуҗалыгында гына башланды.
“Нәүрүз”дә арыш суктыралар, Сарсак-Омгада - горчица, Тәбәрледә - бодай.
- Быел чәчү ике атнага соңга калды. Шуңа күрә бөртекле культуралар да соңрак өлгерде. Әмма кырларда тулы куәткә эшләргә әле мөмкин түгел. Сәбәбе бер - яңгыр, - дип аңлата “Нәүрүз” ширкәте агрономы Алмаз Шәйхуллин.
«Нәүрүз» җәмгыятендә арыш суктыруда ун комбайн эшләде. Алтысы җәмгыятьнеке булса, дүртесе - “Ак Барс” машина-технология компаниясе комбайннары, урак өсте чорында ярдәмгә килгән кешеләр.
Әлегә бер гектардан 20 центнерга якын арыш чыга. Дымлылык - 20 процент. Ашлыкны Казан элеваторына җибәрәләр.
Бу яңгырлы көннәрдә бөртек киптергечләре булган кешеләр генә тыныч йоклый ала. Тәмәке эшкуары Фәнис Хаҗиев та шундый фикердә. Аның кырларында өч комбайн көзге бодай суктыра. 100 гектар җирдә башта икмәкне теземнәргә салдылар. Сишәмбе көнне аларны суктыра башладылар. Бөртеклеләрнең дымлылыгы 13 процент тәшкил иткән. Калган 400 гектарны турыдан-туры суктыралар. Бу кырларда ашлыкның дымлылыгы - 15 процент.
- Бодай уңышы куандыра. Бер гектардан 30 центнерга якын чыга, - ди эшмәкәр. Ашлыкны алар Чаллы элеваторына җибәрәләр. Әле Фәнис Хаҗиев кырларында ук 1000 гектар арпа, 300 гектар рапс җыясы бар.