Бу хакта Ленар Фәридович үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте
Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов ТР Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Васильевич Тыгин белән күчмә киңәшмә үткәрде, бу хакта район башлыгы социаль челтәрләрдә белдерде.
«Бүген Әгерҗедә ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Васильевич Тыгин белән күчмә киңәшмә үткәрдек. «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән күпфатирлы йортларга һәм ишегалларына капиталь ремонт объектларын тикшерделәр.
Шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче һәм идарәче оешмалар җитәкчеләре белән 2024/2025 елгы ягу сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча мөһим аспектлар турында фикер алыштылар. Халыкка уңайлыклар тудыруны дәвам итәчәкбез”, - дип яза Ленар Фәридович.