Белем көне алдыннан 200 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак
Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясенә старт бирелде.
Акция социаль якланмаган гаиләләрдән һәм әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан балаларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Чарада район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм битараф булмаган кешеләр катнаша.
Белем көне алдыннан 200 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак. Алар арасында 40 беренче сыйныф укучысы, 104 - СВО катнашучылары балалары.