Автобус марафоны Әгерҗегә килде

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Унҗиденче шәһәр Әгерҗе булды.

Татарстанда «Бердәм Россия» автобус марафоны дәвам итә. Унҗиденче шәһәр Әгерҗе булды.  

Әгерҗе районында яшәүчеләр белән Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, “Казан” агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов очрашты. Очрашуда шулай ук район башлыгы Ленар Нургаянов катнашты. 

Район мәдәният сараенда спикерлар район активы, предприятие, оешма, ведомство учреждениеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары белән аралашты.

Панель дискуссиясенең модераторы булып танылган алып баручы, журналист Дмитрий Второв чыгыш ясады. Беренче булып ул Ленар Фәридовичка мөрәҗәгать итте һәм районыбызның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү миссиясендә ничек катнашуын сөйләвен сорады.

- Әгерҗеләр Бөек Ватан сугышы елларында тынычлыкны саклап калган үз бабаларының лаеклы дәвамчылары булып торалар. Һәм хәзер районда сугышчыларга гуманитар ярдәм әзерләүгә катнашы булмаган бер генә битараф гаилә дә, битараф булмаган бер генә кеше дә юк, - дип билгеләде җитәкче.

Бүгенге көндә районнан СВО зонасына берничә гумпомощи рейсы җибәрелгән, шуларның өчесен Ленар Нургаянов шәхсән үзе озата барган.

Айрат Зарипов Россия Президенты Владимир Путин үзенең май указында куйган яңа милли максатлар турында сөйләде. Алар арасында - халыкның сәламәтлеген ныгыту, икътисадый иминлекне арттыру, патриотик шәхес тәрбияләү һәм башкалар.

- Әлеге максатларга ирешү өчен республикада зур эш алып барыла. Сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелә, торакның рекордлы күләмнәре тапшырыла, юл төзелешендә эре проектлар гамәлгә ашырыла, - дип билгеләде ул үз чыгышында.


«Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власовка Дмитрий Второв республикада гамәлгә ашырыла торган милли проектларга кагылды. 

- Теләсә нинди милли проект уңышка дучар ителгән дип әйтә алам, - дип саный ул. - Әмма бу бары тик икътисад тотрыклы булганда гына мөмкин. Монда эшмәкәрлеккә ярдәм итү мөһим бурыч булып тора. Безнең агросәнәгать паркы кече бизнесны үстерү һәм эшчәнлек өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Альберт Хәбибуллин халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар, шул исәптән үзара салым программасы турында да сөйләде.

- Программаны гамәлгә ашыру авыл җирлекләре территорияләрен үстерүдә уңай чагылыш таба, - дип йомгак ясады ул.

Әгерҗедә шулай ук очрашуга килгән рәсми затларга мөрәҗәгать һәм сораулар бар иде. Шуларның берсе - шәһәрнең аскы өлешендә яңа мәктәп төзү. Тагын су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү системасын модернизацияләү мәсьәләсе яңгырады. 

Искәртәбез, 2024 елның 8 сентябрендә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Татарстанда җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узачак. Татарстан парламенты 5 елга сайлана һәм 100 депутаттан тора. 50 депутат бермандатлы сайлау округлары буенча сайлана, 50 - сәяси партияләрдән кандидатлар исемлекләре буенча.

Татарстан парламентына депутатлар сайлауда барлыгы 6 сәяси партия катнаша. Биш партия ("Бердәм Россия", КПРФ, "Гадел Россия - Патриотлар - хакыйкать өчен", ЛДПР һәм "Яңа кешеләр") кандидатларны партия исемлекләре буенча да, бер мандатлы округлар буенча да тәкъдим иттеләр. 

Соңгы биш елда республикада зур эш башкарылды. Милли проектлар, республика һәм муниципаль программалар тормышка ашырыла. Бүгенге көндә төп бурыч - Россия Президентының май указында күрсәтелгән милли максатларга ирешү өчен эшләүне дәвам итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International