Баланы мәктәпкә күпме җыярга кирәк?

2024 елның 18 августы, якшәмбе

Альбина Галиева үз фикере белән уртаклаша


Ә сезнең балагыз мәктәпкә әзерме?  Бу сорау белән без яңа уку елы алдыннан газета укучыларына мөрәҗәгать иттек.

Альбина ГАЛИЕВА, Әгерҗе:


- Әминәнең кызы быел 3 нче сыйныфка, ә улы Булат 10 нчы сыйныфка барачак. Мәктәпкә кирәкле бөтен әйберләрне без августта гына сатып ала башладык. Әгерҗедә дә, Ижауда да сатып алабыз, интернет аша заказ бирәбез.

Без бәягә карамыйбыз, иң мөһиме, әйберләр сыйфатлы, матур булсын. Барыбер сыйфатлы әйбер сатып алу отышлырак. Мәсәлән, быел безгә рюкзаклар кирәкми, чөнки узган елгысы яхшы сакланган. Әлбәттә, икесенең дә мәктәп формасын яңартырга туры киләчәк.

Спорт формасы әле тулысынча сатып алынмаган, канцелярия кирәк-яраклары да әлегә юк. Ярый әле дәреслекләрдән эш дәфтәрләрен уку елы ахырында ук түләп бетердек. Гомумән, август-сентябрьдә мәктәпкә әзерлеккә күп акча китә. Быел бер баланы әзерләүгә уртача унбиш мең сум акча тотарга туры килер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International