Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр
Иртәдән үк дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга юнәлтелгән чираттагы «Тоннель» профилактик рейдына чыктылар. Бүген руль белән эчү очракларына аерым игътибар бирелде.
- "Тоннель" рейды кысаларында инспекторлар тарафыннан 6 хокук бозу очрагы теркәлгән. Шунысы сөендерә, исерек килеш транспорт белән идарә итү очраклары ачыкланмаган, - дип сөйләде Әгерҗе районы буенча дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Юрий Глезденев.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искәртәләр һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыралар.