Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын чыгуның сәбәбе ут белән саксыз эш итү булган
24 августта 13.23 сәгатьтә янгын частена Шәршад авылындагы Зәйнетдинов урамындагы бер хуҗалыкта янгын турында хәбәр алынды. Ут юк ителгән бүрәнә йорт, сарай һәм мунча. Кызганычка каршы, йортның 65 яшьлек хуҗасын да коткарып кала алмадылар.
Җирлек җитәкчелеге, “Брус” предприятиесе һәм “Кама” ял базасы ярдәмендә янгын бетерелде. Утка күрше корылмаларга таралырга ирек бирмәделәр. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгынның сәбәбе тәмәке тарту вакытында исерек хәлдә ут белән саксыз эш итү булган.
Өйдә янгын сүндерүче булмаган. Шуңа бәйле рәвештә янгын сүндерү часте хезмәткәрләре гражданнарны үзләрен һәм якыннарын саклау өчен янгын хәбәрчеләре урнаштырырга чакыра.