Әгерҗедән Рамис Хәмидов: Диңгезче булган елларымны әле дә сагынам

2024 елның 26 августы, дүшәмбе

Хәрби хезмәт елларыннан соң 62 ел узган

Әгерҗедә гомер кичерүче Рамис ХӘМИДОВ – районда иң өлкән диңгезчеләрнең берсе. Ул быел 85 яшьлек юбилеен каршы алган. Хәрби хезмәт елларыннан соң 62 ел узган.

–   Күпме вакыт узса да, чәчләргә чал кунса да яшьлегемнең иң матур, иң дәртле, иң рәхәт чагы узган хәрби хезмәт елларын онытмыйм. Күп диңгезче дусларымның исем-фамилияләрен әле дә хәтерлим, – дип хатирәләр яңарта ул Хәрби-диңгез флоты көне якынлашканда дембель альбомын карап.  

Үзбәкстан якларында туган Рамис. Әтисе Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында һәлак була. Әнисе бу коточкыч хәбәрне алганнан соң ике баласы белән туган ягы Әгерҗегә кайтып төпләнә. Армиягә 1958 елның октябрендә озаталар Рамисне.

–    Ул көн гомерлеккә истә калды минем. Аякта – әни алган кирза итек, өстә – өр-яңа костюм. Әгерҗедән ун егет киттек. Мин Төньяк флотка, корабльләр һәм хәрби диңгезчеләр шәһәреннән саналучы Архангельск өлкәсе Северодвинск шәһәренә эләктем. 11 ай су асты көймәләрендә хезмәт итәргә өйрәнү уздык.

Мәктәптә яхшы укуымның монда да файдасы зур булды, мине инструктор итеп калдырдылар, – ди Рамис ага.

Ул һәр ел саен үз кулы астындагы 50шәр матросны хезмәт итү серләренә өйрәтә. Җәйге ял вакытларында үзе дә стажировка уза. Туган яклар, якыннар белән ике араны хатлар бәйли, ике тапкыр ялга кайтып килә. Хезмәтен беренче статьялы старшина, хәрби-диңгез флоты отличнигы булып тәмамлый. Соңыннан да су асты көймәсе төзелешендә эретеп ябыштыручы булып эшли, офицерлар курсларын узып, өлкән лейтенант званиесе ала. 

Армиягә кадәр үк тимер юл предприятиесендә хезмәт чыныгуы алган Рамис машинист ярдәмчесенә укый. Соңыннан тимер юлда иң абруйлы машинистларның берсе була. Беренче класслы машинистка иң җаваплы рейсларны ышанып тапшыралар. 1981 елның 27 апрелендә Әгерҗедән Әлнәш станциясенә иң беренче пассажир поездын алып бару да аңа йөкләнә. Хезмәт кенәгәсендәге 40тан артык төрле бүләкләүләр, Рәхмәтләр – ветеран тимерьюлчының хезмәт көзгесе.

Тормыш юлдашы итеп яшьли сайлаган җәмәгате Илгизә белән 46 ел бик матур гомер кичерәләр. Уллары Рушан – Ижауда эшмәкәр, кызлары Гөлнара – Казанда балалар бакчасы мөдире. Дүрт онык, дүрт оныкчыгы булган бәхетле бабай Рамис ага. Илгизә апа, моннан 13 ел элек авырып вафат булгач, шулай ук гомер юлында ялгызы калган Фәридә ханым белән бергә яши башлыйлар. 

–    Гомер көзеңдә янәшәңдә сине аңлый һәм хөрмәт итә торган якын кеше кирәк. Фәридә дә, мин дә моны бик яхшы аңлыйбыз һәм олыгайган көннәребезне бик бәхетле уздырабыз, – ди Рамис ага.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International