Әгерҗедәге яңа парк яшьләрне дә, өлкәннәрне дә җәлеп итә.

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

30 августта Әгерҗедә Чайковский урамында яңа скейт-парк ачылды. Ул Россия Президенты Владимир Владимирович Путин карары белән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проекты ярдәмендә барлыкка килде.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» дәүләт программасы ярдәмендә район администрациясе белән берлектә заманча парк проекты эшләнде, ә аннары тормышка ашырылды. Яңа парк якындагы йортларда яшәүчеләр өчен чын бәйрәм булды. Биредә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган, шулай ук экстремаль спорт төрләре өчен мәйданчык җиһазландырылган.

Сүз дә юк, яңа локация - яшьләрне һәм өлкән буынны тарту урыны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International