Кичкетаң авылында яшәүче газ белгече Альфрит СИПОВ үз язмышын нефть һәм газ сәнәгате белән бәйләде. Ул бу өлкәдә инде 40 ел эшли.
Армиядән кайткач, Альфрит өч ел товар белгече булып эшләде, аннары туган авылына газовик булып урнашты.
- Бу урынны миңа ул елларда колхоз рәисе булып эшләгән Зөфәр абый Маннапов тәкъдим итте. «Син тырыш, эшчән егет. Әхмәт абый пенсиягә чыга, аның урынына синең кебек җаваплы кеше кирәк». Миңа шундый өметләр багланган икән, мин аларның ышанычын акларга тиешлегемне аңлый идем, - ди Альфрит абый. Әхмәтзыя Шәйхиев мине эшнең нечкәлекләренә өйрәтеп кенә калмады, үзенең киңәшләрен дә бирде. Мин аңа гомерем буе рәхмәтлемен. Ижаудан баллоннарда газ йөрткән елларда Кичкетаң авыл җирлеге газ белән тәэмин итү буенча лидерларның берсе булган. Бирегә газ алырга күрше авыллардан, Удмуртиядән дә килгәннәр.
- Авыл йортларына акрынлап табигый газ керә башлады. Бу чорда очрашырга туры килде