Әгерҗедә Бесландагы теракт корбаннарын искә алдылар

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Кичә кич Әгерҗе халкы Җиңү мәйданына җыелды һәм Бесландагы теракт корбаннарын искә алды. Исегезгә төшерәбез: 2004 елның 1 сентябрендә иртән Белем көненә багышланган тантаналы линейка вакытында террорчылар төркеме Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбе укучыларына, аларның ата-аналарына һәм педагогларына һөҗүм итте. 1128 кеше әсирлеккә төште. Теракт нәтиҗәсендә 333 кеше һәлак булган.

Кайгы билгесенә җыелган кешеләр шәмнәрне кабыздылар, бер минутлык тынлык игълан ителде.

 2004-2024 - беркем дә онытмаслык фаҗига. Без һәлак булучылар турында эзсез юкка чыгарга ирек бирмәячәкбез, - дип билгеләп үттеләр чара ахырында активистлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International