Пермь районы нефть үткәргеч идарәсе (РНУ) «Транснефть - Прикамье» АҖ оешуга 60 ел тулуны билгеләп үтә. Предприятиенең генераль директоры Олег Балабанов, җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашында тантаналы чара Пермь шәһәрендә узды.
Пермь РНУ үз эшчәнлеген 1964 елның 2 сентябрендә башлый. Бүген бу «Транснефть - Прикамье» АҖенең 18 бүлекчәсе һәм 1400 дән артык хезмәткәре булган иң эре филиалы. РНУ Свердловск өлкәсе, Пермь крае, Удмуртия Республикасы һәм Башкортостан Республикасы буенча нефтьне имин һәм өзлексез транспортлауны тәэмин итә. Эксплуатацияләнә торган магистраль нефть үткәргечләрнең гомуми озынлыгы - 1,2 мең км.
Пермь РНУ хезмәткәрләре Сургут - Полоцк, Пермь - Әлмәт, Холмогор - Клин, НПС «Оса» нефть насослары төзү, участокларны һәм су асты кичүләрен алыштыру кебек эре проектларны гамәлгә ашыруда катнаштылар.
2024 елда техник яктан яңадан кораллану һәм капиталь программа кысаларында