Бүген "АлМА" яшүсмерләр төркеменең "Сөймә, йөрәк" җыры премьерасы булды. Композиция сүзләренең авторы - шагыйрь Зөләйха Камалова, композитор - саунд-продюсер Камил Котдусов (THE KAM).
Проект «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы тарафыннан Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раиса каршындагы Комиссия ярдәмендә «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Яңа җыр беренче мәхәббәт темасына багышланган. Таныш булмаган хис барлыкка килүдән, үз хис-кичерешләрен аңламаудан көчле кичерешләр клип сюжеты нигезенә ятты. Яшүсмерләр мәхәббәте, гамьсез яшьлек, беренче хаталар һәм яңа бәһасез тәҗрибә турындагы җыр, һичшиксез, һәр тыңлаучының күңеленә хуш килер.
Яңа клип slow motion акрынайтылган гамәл стилендә төшерелгән, бу тамашачыга геройлар кичерешләре белән тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек бирә.
"АлМА" яшьләр төркеменең көзге премьерасы моңсу лирика жанрында тәкъдим ителүгә карамастан, җыр моңлы лирикага өмет бирә.