Әгерҗе шәһәрендә хезмәт коллективлары арасында Спартакиада кысаларында спорт чаралары дәвам итә. Элек футбол һәм волейбол буенча ярышлар узды. Бу шимбәдә, 7 сентябрьдә, стадионда җиңел атлетика буенча ярышлар узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә.
Ярышларга оешмаларның, учреждениеләрнең һәм предприятиеләрнең, шулай ук авыл җирлекләренең җыелма командалары чакырыла. Ярышлар программасы: җиңел атлетика - шәхси зачет, катнаш эстафета - команда зачеты. Җиңүчеләр яхшы вакыт белән билгеләнә.
Баш судья - Ерохина Наталия.