"Ровесник" яшүсмерләр клубында "Йөрәк уяну" социаль әһәмиятле проекты кысаларында "Класс советына кандидат сайлаулары" эшлекле уены узды. Проект Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Чарада территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Хәкимова Ләйсән - “Үз көчең белән” катнашты.
Җыелышта катнашучылар сайлауларда катнашу һәр гражданның социаль җаваплылыгы, вөҗданы, сәяси һәм хокукый өлгергәнлеге һәм мәдәнияте чагылышы булуын белделәр. Беркем дә сайлаучының ихтыяр белдерүен контрольдә тотарга хокуклы түгел. Әмма дөнья практикасы ышандырырлык итеп күрсәтә: сайлауларда халык никадәр активрак һәм аңлырак катнаша икән, ил үз үсешенең канәгатьләнерлек дәрәҗәсенә тизрәк ирешә.