2024 елдан башлап Татарстан Республикасында шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы һәм махсус салым режимын кулланучы гражданнар тарафыннан җитештерелгән бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләрен җитештерүне арттыруны стимуллаштыруга субсидияләр алу мөмкинлеге каралган.
Субсидия юридик затларга 1 тонна сатылган бәрәңге һәм ачык грунт яшелчәләрен җитештерү чыгымнары өлешен каплауга бирелә.
Субсидияләү ставкалары 1 тонна сатылган ачык грунт яшелчәләре өчен 10 мең сум, сатылган 1 тонна бәрәңге өчен 9 мең сум тәшкил итә.
Гаризалар һәм документлар электрон рәвештә «Электрон бюджет» системасының веб-интерфейсның тиешле экран формаларын тутыру юлы белән түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://promote.budget.gov.ru/.
Җаваплы хезмәткәрләр элемтәсе: Хәйретдинов Булат Галиевич, 8 (843) 221-76-54; Галимҗанова Рамил Рифовна 8(843) 221-76-88 (88)