Әлфия Когогина җитәкли торган дәүләт программалары буенча республика икътисадына 50 млрд сум җәлеп ителде

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

«Республика Рәис кушуы буенча Татарстанның дәүләт программаларында нәтиҗәле катнашуын һәм төбәгебез икътисадына федераль акчаларны җәлеп итүне тәэмин итү эшен дәвам итәм. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә агымдагы нәтиҗәләр турында фикер алыштылар һәм алга таба багланышлар өчен мөһим мәсьәләләрне билгеләделәр», - дип шәрехләде Когогина.

Агымдагы елның 8 аенда Татарстан предприятиеләре дәүләт программалары буенча 49,7 млрд сум федераль акча алды. Шул исәптән «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру» программасы буенча 44,5 млрд сум - бу 16 сәнәгать предприятиесенә максатчан субсидияләр, аерым алганда, индустриаль парклар инфраструктурасын үстерүгә 4 субсидия. Сәнәгатьне үстерү фонды тарафыннан Татарстанның 14 проекты финансланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International