Татарстан - илебезнең цифрлы трансформациясе лидерларының берсе. «Санлы икътисад» милли программасын гамәлгә ашыру IT-тармак үсешенә аерым өлеш кертте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week 2024 халыкара форумының пленар сессиясендә хәбәр итте.
«Ил Президенты Владимир Путин ярдәмендә программа кысаларында зур чаралар гамәлгә ашырыла. Тиз интернетка 10,5 меңнән артык социаль учреждение тоташтырылган, цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча зур эш башкарыла: бүгенге көнгә республика йорт хуҗалыкларының 86%ы интернетка киң керү белән тәэмин ителгән. Соңгы өч елда гына да 300 меңнән артык авыл хуҗалыгы оптик тизйөрешле интернет белән тәэмин ителгән. Без һәр кешенең мәгълүматтан, дәүләт һәм финанс хезмәтләреннән тиз арада файдалана алуына омтылабыз», - дип сөйләде Миңнеханов.
Моннан тыш, Татарстан граж өчен бөтен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр мөмкин булган илнең беренче төбәге булды.