Әгерҗе шәһәрендә узган “Автосессия” бәйгесендә 12 студент катнашты

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

9 сентябрьдә Әгерҗе шәһәрендә студентлар арасында «Автосессия-2024» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Шунысын да билгеләп үтү куанычлы: бу юлы конкурс иң күп катнашучыларны җыйды, барлыгы 12 гариза бирелде. 

Конкурс гадәттәгечә ике этаптан - теоретик һәм практик этаплардан торды. Беренче этап барышында катнашучыларга компьютерда тест биремнәре үтәргә кирәк иде, икенче этапта балалар автодромда автомобиль белән фигуралы йөртү осталыгын күрсәттеләр.

Сынаулар узганнан һәм тавышлар саналганнан соң, җиңүчеләр ачыкланды. Катнашучыларны котларга район Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Юрий Глезеденев килде. Ул билгеләп үткәнчә, конкурсның төп максаты яшь йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен ныгыту.

Ике этап нәтиҗәләре буенча беренче урынны Шуматов Герман, Галиев Искәндәр, Лебедев Григорий, Шәрипов Салават катнашында “4К” командасы алды. Бу команда егетләренә иң яхшы команда титулы бирелде. Икенче урынны «Шестиступка» командасы алды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International