VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлауның соңгы нәтиҗәләре расланды: 99 парламентарий сайланды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең бүгенге утырышында билгеле булды, дип хәбәр итә "Татар-информ" хәбәрчесе.
Исегезгә төшерәбез, VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә узды. Сайлауларда килү 71,63% тәшкил итте.
Нәтиҗә: Татарстан Дәүләт Советының яңа составында “Бердәм Россия”дән - 87 депутат, КПРФтан - 6, ЛДПРдан - 2, “Яңа кешеләр”дән - 2, “Гадел Россия - Патриоты - хакыйкать өчен” исемле бер парламентарий һәм Эдуард Шәрәфиев үз-үзен тәкъдим итүче буларак.