Агымдагы елның 8 аенда Татарстан Росреестрына бер үк вакытта үткәрелгән процедурага - кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү буенча 13 меңнән артык гариза кергән. Процент нисбәтендә үсеш 42 % тәшкил итте. Чагыштыру өчен: узган елның шушы чорына онлайн белдерүләр 9,3 мең тирәсе булган.
Исегезгә төшерәбез, гражданнар бер үк вакытта күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларны теркәргә мөмкин. Шул ук вакытта көнкүреш күчемсез милеген электрон рәвештә рәсмиләштерү вакыты нибары 3 эш көне булачак.