Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа бүлекне сайлады
Бүген Исәнбай авыл җирлегенең 51 нче утырышы узды. Депутатлар тавыш бирү юлы белән яңа башлык сайлады. Шулай итеп, авыл җирлеге башлыгы вазифаларын Мөхәммәдиев Рамил Рәис улы башкарачак.
Элек җирлекне җитәкләгән Фәнил Сираев лаеклы ялга чыкты. Утырышта катнашкан район башлыгы урынбасары Илфат Ямалиев 14 ел шундый җаваплы урында эшләгән Фәнил Фәиз улына зур рәхмәт белдерде һәм яшь җитәкчегә уңышлар теләде.