Әгерҗе районында урып-җыю финишка якынлаша

2024 елның 21 сентябре, шимбә

Уртача уңыш - гектардан 19,8 центнер


Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре төгәлләнеп килә.  18 сентябрьгә урып-җыю эшләре 22194 гектарда башкарылды (планга 92%). Уртача уңыш - гектардан 19,8 центнер.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнеп килә. Бүгенгә 1,3 млн. га мәйданда ашлык суктырылган, бу планнан 99% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International