8 нче балалар бакчасында “Юл фәннәре мәктәбе” профилактик уены узды. Чара барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча эстафеталарда һәм викториналарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Балалар алдында проблемалы юл ситуацияләре куелды, аларга балалар үзләре җаваплар таптылар.
Чара барышында балалар юлда үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыттылар һәм үзләштерделәр.
Чара азагында әзерлек төркеме өчен ЮИД отрядына багышланган иде. Балалар отряд кагыйдәләрен үтәү турында тантаналы ант иттеләр. ЮИДчылар алдында “БДД” ДБУнең профилактика бүлеге башлыгы Шиабутдинова Ләйсән чыгыш ясады. Ул балаларны котлады һәм юлда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, яктылыкны кире кайтаручы элементларны тәүлекнең караңгы вакытында куллану зарурлыгы турында тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрде.
- Хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядына керү - сезнең тормышыгызда мөһим һәм җаваплы адым. Егетләр