“Агрызның баскетболчылар җыелма командасы” командасы үзенең яшь категориясендә “Юниор” КВН Төбәк мәктәп Лигасы фестивалендә 2 урынны алды, шулай ук “Иң яхшы шаяру” номинациясенә лаек булды.
"Бу бик кызыклы, дулкынландыргыч булды, без яхшы тәҗрибә алдык, бу алга таба үсеш өчен шәп стимул бирә. Яшьләр үзәгенә һәм район хакимиятенә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәсебез килә», - дип, үз хис-кичерешләре белән уртаклаша катнашучылар.
Балаларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!