2024 елның 28 сентябрендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиент хезмәтләре гражданнарны кабул итүгә чакыра

2024 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районы бүлекчәсе хәбәре буенча исегезгә төшерә, 2024 елның мартыннан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге клиент хезмәтләрендә һәр айның соңгы шимбәсе гражданнарны кабул итү көне булып тора. Сентябрьдә бу көн 28 сентябрьгә туры килә.

«Социаль фондның төбәк бүлеге Татарстан Республикасының һәр районында урнашкан клиент хезмәтләрендә халыкка хезмәт күрсәтә. Клиентларны кабул итүнең яңа графигы эшләүче гражданнар өчен аеруча уңайлы, чөнки алар клиент хезмәтләренә үзләренең ял көннәрендә мөрәҗәгать итә алалар», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә хезмәт күрсәтү көннәрендә Татарстанның эре шәһәрләрендә (Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән, Түбән Кама) Социаль фонд бүлекләре клиент хезмәтләре гражданнарны 9-00 дән 15-00 га кадәр кабул итә. Калган барлык клиент хезмәтләре 9-00 дән 12-00 гә кадәр эшли. Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләре адреслары һәм эш графигы белән Россия Социаль фондының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Өстәмә кабул итү көннәрендә гражданнарга Социаль фондның барлык хезмәтләре күрсәтелә. Март аеннан башлап бүгенгәчә өстәмә кабул итү көннәре дип игълан ителгән шимбә көннәрендә Татарстан Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре 970 татарстанлыны кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International