Әгерҗедә беренче җылылык җибәрү җайланмалары ясалды

2024 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Искәртеп узабыз, узган ел Рәис һәм район башлыгы Ленар Нургаянов катнашында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасына эләгү насыйп булды. 2023 елда бу программа кысаларында 18,4 чакрым челтәрне алыштырганнар. 

Агымдагы елның май аенда беренче проект-тикшеренү эшләре башкарылды, 21 июньдә траншеяның беренче метры ачылды һәм 10 сентябрьдә яңа җылылык трассасы буенча беренче җылылык җибәрелде.

2024 елда гомуми озынлыгы 10,4 километр булган тагын өч челтәр яңартылган, гомуми суммасы 165 млн сум. Шул рәвешле, шәһәрдә иске челтәрләрнең 90 проценты яңаларына алмаштырылган, дип хәбәр итә администрация матбугат хезмәте.

Котельныйларга килгәндә, икенче ел «Татэнерго» предприятиесенә техник һәм финанс ярдәме, аның генераль директоры якташыбыз Рәүзил Хаҗиевка сизелә. Ике ел эчендә котельныйларны яңартуга алар тарафыннан бушлай 137 млн сум акча бүлеп бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International