30 сентябрь - Донецк һәм Луганск халык республикаларын, Запорожск һәм Херсон өлкәләрен Россия белән яңадан тоташтыру көне. Бу истәлекле датаны кертү турындагы карарны ил Президенты Владимир Путин кабул итте. Вакыйга 2022 елның 30 сентябрендә Россия составына яңа төбәкләр кабул итү турындагы шартнамәләрне имзалауга багышланган.
Татарстан Республикасы ватандашларыбызга алдынгы урыннарда, шулай ук безнең шефлы шәһәрләребез - Лисичанск һәм Рубежнода актив ярдәм күрсәтә. Безнең район читтә калмый.
Истәлекле дата алдыннан И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары Кадыбаш авылында капиталь төзекләндерелгән клубта "Алтын көз" тематик патриотик концерт бирделәр.
Авыл халкына мондый бүләкне ТР Дәүләт Советы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Зарипов Айрат Ринат улы ясады