Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина үз округы халкы өчен район газеталарына язылу рәсмиләштерде.
"1 нче октябрьдә без өлкән буын вәкилләрен хөрмәтлибез - бөтен дөньяда бу дата Халыкара өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелде. Һәм күптәнге яхшы гадәт буенча, мин район газеталарына иң акыллы өлкән остазларыбыз, ветераннарыбыз өчен бүләккә язылдым, - дип шәрехләде Когогина.
«Әгерҗе хәбәрләре» һәм «Менделеевск яңалыклары» район газеталарына депутаттан Татарстан Республикасының Әгерҗе һәм Менделеевск районнарында яшәүчеләр бүләк алды.