«Халыкка чын йөрәктән хезмәт итә» дигән кешеләр турында

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Муниципаль хезмәт ветераны Илфат Галиевич Рамазановның хезмәт стажы ярты гасырдан артык. Шуның 30 елдан артыгы Кадыбаш авыл җирлеге җитәкчелегенә бирелде. 

Эштәге казанышлары өчен ул «Иң яхшы муниципаль хезмәткәр» һәм «Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе», күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2 ел элек Илфат Галиевичка Әгерҗе районының Мактаулы гражданины исеме бирелде. 

Эшлекле инициатива, туган җир хакына фидакарь хезмәт итәргә омтылу югары халык абруен казанды. Илфат Галиевич хәзер дә авылдашларына ярдәм итә. Мәдәни чаралардан читтә калмый. Ветераннарның җирле советы җитәкчесе буларак, өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгырта, тиешле ярдәмне оештыра.

Үз эшчәнлегендә ул Россия Президентыннан үрнәк ала, анда үз иленә тугрылыклы хезмәт итү символын күреп

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International