Казанда #МЫВМЕСТЕ-2024 Халыкара премиясенең төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстан Республикасыннан Премиядә 264 инициатива һәм 37 проект катнашты.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков җиңүчеләрне шәхсән үзе котлады. Җиңүчеләр арасында Кырынды авыл китапханәчесе Фәридә Артемьева да бар. Ул "Ел волонтеры" номинациясендә "Минем край серле битләр аша" проекты белән җиңде.
#МЫВМЕСТЕ премиясе, кешеләргә ярдәмгә һәм Россиядә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән иҗтимагый әһәмиятле инициативалар лидерларын тану һәм хуплау максатыннан гамәлгә ашырыла.