Әлфия Когогина: Легаль булмаган миграция - бөтен дөньяда авыр җинаять.

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Дәүләт Думасы беренче укылышта миграция сәясәтен камилләштерүгә юнәлдерелгән инициативалар пакетыннан ике закон проектын кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Легаль булмаган миграция - бөтен дөньяда авыр җинаять. Бүген без миграция сәясәтендә тәртип урнаштырырга тиешле ике мөһим закон проектын кабул иттек. Бүгенге көндә гамәлдә булган кануннарга, нормаларга, кагыйдәләргә тулы анализ ясалды һәм система барлыкка китерүче закон проектлары пакеты әзерләнде. Игътибарны шуңа юнәлтәсе килә, кабул ителгән инициативалар безнең илгә законлы нигезләрдә килгән чит ил кешеләрен яклаячак. Аларга да легаль булмаган миграция һәм бу өлкәдә законсыз көндәшлек отышлы түгел".
Кабул ителгән закон проектларының төп асылы:
Россия Федерациясе территориясендә законсыз булган зат тарафыннан җинаять кылу җәзаны авырайта торган хәл дип саналачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International