26 октябрьдә “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурсы кысаларында В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Әгерҗе муниципаль районының “Әгерҗе иҗат өермәсе” Мәдәният көне булып узды. «Иҗат дулкынында Әгерҗе!»
В.И. Ленин исемендәге КДК фойесында төрле тематик юнәлешләр буенча интерактив мәйданчыклар тәкъдим ителде. Алар - Әгерҗе муниципаль районының декоратив-гамәли иҗаты эшләнмәләре, истәлекле урыннары, “Без төрле, әмма без бергә” тематик музей күргәзмәләре, атаклы шагыйрьләр һәм язучыларның “Чалтарихлы лы Әгерҗем” китап күргәзмәләре, Әгерҗе районыннан чыккан кешеләр.
Иҗат сөючеләр өчен талантлы осталар традицион кухня, көнкүреш һәм кәсепләрнең мавыктыргыч мастер-классларын уздырдылар.
Ахырда Әгерҗе муниципаль районының балалар ансамбльләре, халык, фольклор, вокаль һәм хореография үзешчәннәре катнашында “Туган ягыңны ярат һәм бел” дигән бәйрәм концерты булды.