Әгерҗе шәһәрендә вокзал - Казан урамнарын чистарту эше дәвам итә

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Әгерҗе районында Казан, Ометов урамнарын агач һәм куаклардан чистарту эше дәвам итә. Әлеге эшнең үтәлеше «Төзелеш идарәсе» предприятиесе карамагында.

Киләсе елда бу участокларда масштаблы реконструкция башлануы көтелә.

Исегезгә төшерәбез, быел Калугада «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумы кысаларында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» дигән иң яхшы проектлар конкурсында җиңүчеләр игълан ителде, алар арасында Әгерҗе районы да бар. Бу урамнарны төзекләндерүгә 70 миллион сумнан артык акча бүленәчәк. Федераль акчага төзекләндереләчәк әлеге территория интернет-тавыш бирү юлы белән сайланды.

Нәтиҗәдә Вокзал урамының бер өлешен (вокзалдан су башнясына кадәр), Ометов урамының бер өлешен (локомотив деподан алып Ометов һәйкәленә кадәр) төзекләндерергә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International