Дәүләт Думасы соңгы укылышта законсыз миграциягә каршы көрәшкә юнәлтелгән дүрт закон кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Кабул ителгән инициативалар законсыз миграциягә каршы законнар чыгару кырын формалаштыра һәм бу өлкәдә җинаятьләр санын киметүгә юнәлдерелгән. Күзәтчелек һәм хокук саклау органнары, профильле министрлыклар илебез территориясендә чит ил гражданнарының хокукка каршы гамәлләренә каршы нәтиҗәле көрәш өчен, шулай ук моңарда булышлык күрсәтү өчен мөмкинлекләр ала".
Кабул ителгән законнар белән:
- арадашчы оешмалары өчен мигрантлардан имтиханнар кабул итүдә катнашуга тулы тыю билгеләнгән;
- илебез территориясендә законсыз булган зат тарафыннан җинаять кылу җәзаны авырлаштыручы шарт дип танылды;
- Законсыз хезмәтләр күрсәтү турындагы тәкъдимнәрне үз эченә алган интернет-ресурсларны судтан тыш чикләү кертелде.