Әлфия Когогина: Дәүләт Думасында миграция сәясәтен камилләштерү буенча эзлекле эш алып барыла

2024 елның 1 ноябре, җомга

Дәүләт Думасы бертавыштан РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кабул итте, аның нигезендә законсыз миграцияне оештыру нәтиҗәсендә алынган акчаларны, милекне һәм кыйммәтләрне конфискацияләячәкләр.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, «Эшмәкәрлек» федераль партпроектының координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Дәүләт Думасында миграция сәясәтен камилләштерү буенча эзлекле эш алып барыла - ел башыннан бу өлкәдә 12 нче инициативаны кабул итәбез. Закон проекты нигезендә, законсыз миграцияне оештыру нәтиҗәсендә алынган акчалар, милек, кыйммәтләр конфискацияләнәчәк ".
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу өлкәдә җинаятьләр саны арта: 2023 елда аларның саны 79,6 %ка, 2024 елның җиде аенда узган елның шул ук чорына карата 2,8 тапкыр арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International